Махсус хәрби операция уздыру шартларында Татарстан Республикасында мобилизацияләнгән гражданнарга һәм аларның гаиләләренә һәрьяклап ярдәм итү буенча актив эш җәелдерелде, аның төбәк һәм җирле дәрәҗәдә инициативаланган төрле формалары каралды.
2022 елның ноябрендә мобилизацияләнгәннәрне урнаштыру пунктында шәхси кабул итү кысаларында миңа мобилизацияләнгән граждан Н., Алабуга шәһәрендә яшәүче, күпфатирлы йортның түбәсен ремонтлау кирәклеге турында мөрәҗәгать итте.
Мобилизацияләнгән кеше хәрби хезмәтне үтү чорында, аның торак бинасын системалы рәвештә су басу сәбәпле, ул яшәү өчен яраксыз булырга мөмкин дип борчыла.
Алабуга муниципаль районының җирле үзидарә органы үткәргән эш барышында күпфатирлы йортның түбәсенә өлешчә ремонт ясалды.
Хәрби госпитальгә килгәч, гариза бирүче, яңгырлар вакытында түбәсен өлешчә ремонтлауга карамастан, аның торак бинасын су басуын дәвам итә, дип хәбәр итте. Бүген Алабуга муниципаль районында күчмә очрашу кысаларында гариза бирүче белән аның фатирында очраштык.
Район хакимияте бу мәсьәләне контрольгә алды.