Татарстан Республикасында төбәк белән идарә итү үзәгенең проект офисы утырышы

2023 елның 1 марты, чәршәмбе

Башкарма комитет җитәкчеләре катнашында Татарстан Республикасында төбәк белән идарә итү үзәгенең проект офисы утырышы уздырылды. 2023 елның ике ае йомгаклары буенча «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең (функцияләрнең) Бердәм порталы»  кире элемтә платформасы аша килгән хәбәрләрне сыйфатлы карау мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Мөрәҗәгатьләрне карауга игътибарлырак карарга, оператив чаралар күрергә һәм хәбәрләрдә куелган сорауларга төгәлрәк җавап бирергә киңәш ителде.

2023 елның гыйнвар-февраль айларында без проект офисы аша 2 749 мөрәҗәгать алдык. Бу нигездә территорияне төзекләндерү, карны җыештыру, табибка язылу мөмкинлеге, йорт яны территориясен карап тору һәм коммуналь хезмәтләр мәсьәләләре. «Татарстан Республикасында» төбәк белән идарә итү үзәге» проектын гамәлгә ашыру буенча Проект офисының чираттагы утырышын апрель аенда экологик икеайлык алдыннан уздыру һәм «Экология»мәсьәләләренә багышлау планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International