Мөрәҗәгать уңай чишелде

2023 елның 28 феврале, сишәмбе

Техник тернәкләндерү чаралары  мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең көндәлек тормышын җиңеләйтә. Бу махсус җиһазлар кешеләргә үзләрен мөстәкыйль, ышанычлырак һәм мобильрәк хис итәргә мөмкинлек бирә.  Инвалидларны тернәкләндерү чаралары белән  тәэмин итү медицина-социаль экспертиза учреждениесе (МСЭ) тарафыннан эшләнгән индивидуаль реабилитация/абилитация программасы  тәкъдимнәренә ярашлы рәвештә башкарыла.

Мондый мөрәҗәгатьләр һәрвакыт Вәкаләтле вәкил тарафыннан махсус контрольдә тотыла. Әйтик, минем адреска ТР Нурлат муниципаль районында яшәүче 1 төркем инвалид-коляскада йөрүче М. мөрәҗәгать итте. Аңа электр белән йөри торган коляска кирәк.

Әлеге мөрәҗәгать буенча барлык шартларны өйрәнеп, без шунда ук Россия Федерациясе Пенсия һәм социаль иминиятләштерү Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе адресына (хәзер - РФ Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге) мөрәҗәгать итүчене кирәкле тернәкләндерү чарасы белән тәэмин итү буенча чаралар күрү өчен хат җибәрдек.  Мәсьәлә уңай хәл ителде. Кичә генә автор безгә рәхмәт белдерде, социаль челтәрләрдә уңай аңлатма калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International