«Халык контроле» системасында узган атнага йомгак ясаячакбыз

2023 елның 13 феврале, дүшәмбе

«Халык контроле» системасында узган атнага йомгак ясаячакбыз. 2023 елның 4 февраленнән 10 февраленә кадәр, Сез системага 3639 тапкыр мөрәҗәгать иттегез, 1732 мөрәҗәгать инде үз карарын тапты.

Гадәттәгечә, «Халык контроле»системасында җаваплы башкаручылар тарафыннан гаризаларны оператив һәм уңай хәл итү мисаллары белән уртаклашабыз.

Лениногорск муниципаль районы башкарма комитеты Шашин урамындагы 40  нчы йорт ишегалды территориясеннән кар чыгару буенча эш алып барды. (№ 5400108).

Чаллы муниципаль берәмлек башкарма комитеты тырышлыгы белән Яр Чаллы шәһәре 42/ 10 йортының ишегалды территориясендә тышкы яктыртуны торгызу буенча эш алып барылды. №5400569;

Әлмәт районы башкарма комитеты Сөембикә урамындагы 8 йорт янындагы тротуарны кар һәм боздан  чистарту буенча эш башкарды. (№ 5399619);

Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты Чулман проспектындагы чүп-чардан чистарту эшен башкарды (№5372028);

«Казан шәһәренең юл хәрәкәте белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасы»  Үзәк урамда   юл билгесен кую буенча эшләр башкарды. (№ 5399309).

Сезнең иң популяр төрләр булып түбәндәгеләр кала:

«Кышкы чорда урам-юл челтәре объектларын карап тоту» - 1253 хәбәр, «Территорияне комплекслы төзекләндерү» - 621 мөрәҗәгать, «Тышкы яктыртуны оештыру» - 188  мөрәҗәгать, «Юл хәрәкәтен оештыру» - 158 мөрәҗәгать.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International