Сак булыгыз! Травмпунктка туры юл

2023 елның 10 феврале, җомга

Агымдагы елда «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасында  «Кышкы чорда урам-юл челтәре объектларын карап тоту»  төре буенча 3 681 хәбәрнамә бастырылган, шулардан 2 784е хәл ителгән. Хәбәрнамәләрнең иң күп саны Казан шәһәре буенча – 2 508, Яр Чаллы шәһәре – 516, Түбән Кама районы – 87, Әлмәт районы – 82 мөрәҗәгать бастырылган.

Кызганычка каршы, җаваплы башкаручылар һәрвакытта да үз вакытында юлларны, тротуарларны кардан  чистарта алмый һәм әлеге проблеманы хәл итү өчен республика халкы безнең адреска мөрәҗәгать итә, шуннан соң  җыештыру кыска вакыт эчендә башкарыла.

Әйтик, минем адреска Адоратский урамындагы 20 нче травматологик пункт янындагы тротуарны боздан чистарту  үтенече белән гражданка Г.мөрәҗәгать итте. «Уңайлы йорт  ҖЧҖ мәгълүматларына караганда, 8 февральдә тротуарны җыештырганнар. Тәкъдим ителгән фотоотчетта сез башка мөрәҗәгатьләрне чишүнең уңышлы мисалларын да карый аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International