Җиңел түгел, әмма иң игелекле эш!

2023 елның 8 феврале, чәршәмбе

Балаларның сәламәтлек саклау өлкәсендә әти-әниләре яки илебезнең башка гражданнары кебек үк хокуклары бар. Балалар мәнфәгатьләрендә дәүләт сәясәте өстенлекле булып тора (“Россия Федерациясендә бала хокукларының төп гарантияләре турында” Федераль законның 7 статьясы).

Бүген мин  “2022 елда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының балалар республика клиник хастаханәсе эшчәнлеге йомгаклары турында” медицина советы утырышында катнаштым. 2022 елда клиникада 42 мең 712 бала дәваланган. «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәге ачылу сәбәпле, хастаханәнең ятак фонды 1 212 урынга кадәр арткан. 2022 елда  Балалар республика клиник хастаханәсе коллективы тарафыннан зур эш башкарылды, һәм аларның 2023 елга планнары да зурдан.

 Аларга бу авыр, ләкин игелекле эштә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International