Рөстәм Миңнеханов: Сәнәгать үсеше һәм уңайлы мохитне саклау арасындагы балансны тәэмин итәргә кирәк

2023 елның 7 феврале, сишәмбе

“Әйләнә - тирә мохитне саклау - бу җирдә яшәүче кешеләрнең тормыш сыйфаты. Без - техноген республика, безгә әйләнә-тирә мохиткә һәм табигый ресурсларга игътибарлы булырга кирәк. Безнең зур нефть сәнәгате, машина төзелеше, агросәнәгать комплексы бар”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Татарстанда атмосфера һавасының пычрану дәрәҗәсен киметү өчен газ-мотор ягулыгы базарын үстерү буенча актив эш алып барыла. Төбәктә электрозаряд инфраструктурасын булдыру проекты тормышка ашырыла. Шулай итеп, узган ел заряд станцияләре саны өч тапкыр артты һәм 160ка җитте.

  Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә чишелеш таләп итә торган кайбер мәсьәләләр бар. Бу - халыкны сыйфатлы эчә торган су белән тәэмин итү, сәнәгать һәм каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү, элек пычранган җирләрне рекультивацияләү кебек проблемалар. 2023 елда Самосырово полигонын рекультивацияләү тәмамлана.

  Республикада тупланган зыян дәүләт реестрына кертелгән объектлар бар. Аларның икесе буенча тулы документлар пакеты әзерләнгән. "Әлеге объектларны рекультивацияләү 11 меңнән артык кешенең тормыш сыйфатын яхшыртырга һәм ике гектардан артык җирне торгызырга мөмкинлек бирәчәк", - дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Рәисе.

 Инвентаризация нәтиҗәләре буенча республикада 21 тискәре йогынты объекты ачыкланган, дүртесе тикшерүләр узган, былтыр Росприроднадзорның бәясен алган. Кайбер объектлар быел аларны «Экология» милли проектының «Генераль җыештыру» федераль проектына кертү мөмкинлеге өчен тикшереләчәк һәм бәяләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International