Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 2 нче тикшерү изоляторында утыручы хатын-кызларны якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котладылар
8 Март алдыннан без Казанның 2 нче тикшерү изоляторында булдык. Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе җитәкчесенең ярдәмчесе Андрей Фадеев һәм Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 2 нче тикшерү изоляторы начальнигы Айнур Сәгъдиев озатуында, без шикләнелүче, гаепләнүче һәм хөкем ителгән хатын-кызлар утырган камераларны йөреп чыктык, аларны якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котладык, шундый катлаулы тормыш хәлендә дә хатын-кыз булып калуларын теләдек.
Якынлашып килүче бәйрәм белән, кадерле хатын-кызлар!