“Бүгенге көндә Татарстан җәмәгать һәм район судларында 100дән артык судья җитми”, - дип сөйләде Татарстан Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев, 2022 елдагы эш нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы судьяларының йомгаклау киңәшмәсендә . Ул билгеләп үткәнчә, узган елда судьялар арасында эштән китү 36% ка җиткән – 250 кеше эштән киткән. "Кадрлар җитди проблема булып кала. Хәзерге вакытта 101 вакансия ябылмаган», – дип ачыклык кертте Гыйләҗев. Татарстан Югары суды рәисе иң киң таралган җинаятьләр арасында ришвәтләр булуы турында сөйләде. Гомумән алганда, узган ел коррупция өчен хөкем ителүчеләр саны 70 процентка арткан. "Коррупцион җинаятьләр саны борчымыйча калмый. Гаеплеләр законның катгыйлыгы буенча җавап бирергә тиеш. Алар үз гамәлләре белән дәүләткә матди генә түгел, әхлакый зыян да китерә», – диде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Югары суды рәисе докладыннан соң. Ул хакимиятнең барлык органнары һәм күзәтчелек ведомстволары коррупция җинаятьләренә чик куярга һәм моның өчен кирәкле чараларны күрергә тиеш, дип өстәде. Тулырак: https://clck.ru/33SSGm, https://clck.ru/33SSGp