Мобилизацияләнгән кешеләрнең хатыннары белән очрашу

2023 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

  “Сезнең ирләрегез кичерешләрен район башлыгы  белән уртаклашмаячак, әлбәттә, аларга нәрсә кирәген без,  бары сездән генә ишетеп беләчәкбез”, -  Татарстан Республикасыннан мобилизацияләнгән кешеләрнең  хатыннары белән очрашу шундый сүзләрдән  башланды.

    Бүген Россия Федерациясе Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Мария Львова-Белова инициативасы белән Татарстаннан мобилизацияләнгән  кешеләрнең хатыннары белән очрашу булды. Хатын-кызлар федераль дәрәҗәдә хәл итүне таләп итүче берничә мәсьәләне күтәрделәр, һәрберсенең сорауны турыдан-туры бирү мөмкинлеге бар иде. Алар ирләрен, егетләрен көтәләр, әлбәттә, борчылалар, әмма яхшыга ышаналар һәм бар нәрсәдә дә ярдәм итәргә тырышалар! Без үз чиратыбызда һәрвакыт ярдәмгә килергә һәм кирәкле ярдәмне күрсәтергә әзер!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International