“Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты” вәкиле белән очрашу

2023 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

  Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасында “Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты” автоном коммерциячел булмаган оешманың билгеләнгән вәкиле Ангелина Фәрит кызы Галимова белән очрашу узды. Ангелина Фәрит кызы -мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрләрдән оешкан частьнең хәрби-патриотик тәрбия буенча  командиры  урынбасарының хатыны.

   Очрашу ике сәгать дәвам итте - сөйләшү ачыктан-ачык узды, бүген хәрбиләр гаиләләрен борчый торган бер генә мәсьәлә дә читтә  калмады.  

    Ангелина Фәрит кызы Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның комитет алдына куйган төп бурычларны билгеләде: сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларны шәхси карау  һәм реабилитацияләү системасын формалаштыру, хәрби хезмәткәрләр гаиләләренә психологик һәм социаль ярдәм күрсәтү.

 Республикабыздан мобилизацияләнгән кешеләрнең хокукларын яклау эшендә хезмәттәшлек итәчәкбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International