Икенче ел инде кире элемтә платформасы республикабыз халкы арасында популяр. Ул Россия Федерациясе дәүләт хезмәтләре бердәм порталы базасында гражданнар өчен цифрлы кире элемтәнең бердәм тәрәзәсен булдыру максатында тормышка ашырылды.
Исегезгә төшерәбез, гражданнарга хәбәрләрне Россия Федерациясенең бердәм дәүләт хезмәтләре порталында, «Решаем вместе» мобиль кушымтасында, шулай ук хакимият органнары сайтларында - ПОС виджетка басканда ачыла торган электрон форма ярдәмендә тапшырырга мөмкин.
2022 ел нәтиҗәләре буенча без төрле темаларга гражданнардан 34776 хәбәр алдык, шуларның 85% ы уңай чишелеш тапты. Гражданнар арасында иң популяр категорияләр:
2022 елда без “Төбәк белән идарә итү үзәге” проект офисы белән берлектә Татарстан Республикасында “Инвалидларга һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затларга ярдәм итүнең актуаль проблемалары турында” утырыш уздырдык. Утырыш кысаларында инвалидларга толерант мөнәсәбәт формалаштыру, реабилитация һәм абилитация, инклюзив белем бирү һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затларны эшкә урнаштыру, шифаханә-курорт дәвалавы, шәһәр инфраструктурасының һәркем өчен уңайлы булуы, шулай ук реабилитация үзәкләренең торышы һәм җиһазланышы белән бәйле мәсьәләләр тикшерелде.
Видеоконференция режимында 5 киңәшмә үткәрелде, анда мөрәҗәгатьләрне вакытында һәм сыйфатлы карауга аерым игътибар бирелде, гражданнар тарафыннан срокларны бозмау һәм түбән бәяләүгә юл куймау максатында төп хаталарны билгеләделәр.
Хәзер инде яңа 2023 елда без җаваплы башкаручылар белән уртак нәтиҗәле эшне дәвам итәчәкбез, чөнки гражданнар өчен цифрлы платформаларны куллану елдан-ел гадәти һәм куллану өчен уңайлырак була бара.