Бүген «Халык контроле» Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасына гражданнарның «дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең (функцияләрнең) бердәм порталы» ФГИС кире элемтә платформасы аша керүче мөрәҗәгатьләрен карау мәсьәләсе буенча быел соңгы киңәшмә уздырылды.
Быел без платформа аша барлыгы 33 956 хәбәр алдык. Хәл ителгәннәре – 84 процент.
Без гражданнарның җаваплардан канәгать булу вакытына һәм срокларына аерым игътибар бирдек. Гражданнарда автомобиль юллары мәсьәләләре аеруча кызыксыну уятканга күрә, бүген әлеге категория модераторы - Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы җаваплы башкаручылар тарафыннан хәбәрләрне караганда барлыкка килә торган төп мәсьәләләрне билгеләде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары чыгыш ясады.
Гомумән алганда, узып баручы елга йомгак ясап, Татарстан Республикасы муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында «Халык контроле» ДМС мөрәҗәгатьләрен карау буенча уңай динамика билгеләнде, шул ук вакытта «Халык контроле»ДМС мөрәҗәгатьләрен карау сыйфатын контрольдә тоту эшен дәвам итәргә тәкъдим ителде.