"Баш радиоешлык үзәге" федераль дәүләт унитар предприятиесе вәкилләре белән очрашу

2022 елның 6 декабре, сишәмбе

Хокукый мәгълүмат бирү мәсьәләләре буенча Вәкаләтле вәкил адресына гражданнар мөрәҗәгатьләре саны елдан-ел югары булып кала һәм кергән мөрәҗәгатьләрнең гомуми саныннан 4-10% тәшкил итә. 40% очракта омбудсмен адресына мөрәҗәгать иткәндә хәлне хәл итү һәм бозылган хокукларны торгызу өчен безнең катнашу кирәк түгел. Кешегә үз хокукларын ничек яклый алуын аңлату гына кирәк, һәм әлеге аңлатмалар безнең гражданнарга язмача яки телдән бирелә.

Бүген ВКС режимында «Баш радиоешлык үзәге» федераль дәүләт унитар предприятиесе, шул исәптән Идел буе федераль округында «ГРЦ» ФДУП филиалы вәкилләре белән очрашу узды. Коллегалар - халыкка хокукый ярдәм күрсәтәләр, судларда катнашалар. Безнең хезмәттәшлек, бүгенге кебек үк, видеоформатта башланды - экспертларга узган ел Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы пенсионерлар өчен “Хокукый белемнәр мәктәбе” тыңлаучылары белән уртаклашкан сыйфатлы материал өчен рәхмәт белдерәсем килә. Алар өчен генә түгел, бу хәтта үзебез өчен дә кызыклы иде. Хокукый агарту, минемчә, тормышның теләсә кайсы өлкәсендә кеше хокукларын бозуны булдырмауның универсаль механизмы.

Гражданнарның хокукларын яклау эшендә киләчәктә дә нәтиҗәле хезмәттәшлеккә өметләнәм!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International