Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Эксперт советына керүче гражданнарның икътисадый һәм сәяси хокукларын яклау мәсьәләләре секциясенең киңәйтелгән утырышы

2022 елның 8 ноябре, сишәмбе

8 ноябрьдә  Мәскәүнең Кеше хокуклары Йортында Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Эксперт советына керүче гражданнарның икътисадый һәм сәяси хокукларын яклау мәсьәләләре секциясенең киңәйтелгән утырышы булды. Катнашучылар Вәкаләтле вәкил эшчәнлеге турында яңа еллык докладның тематик бүлекләре концепциясе буенча фикер алыштылар.

Кереш сүз белән Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова мөрәҗәгать итте.

“Бүген безгә берьюлы берничә концепция хакында фикер алышырга туры киләчәк, әмма аларны бер нәрсә  берләштерә,  – алар барысы да цивилизацияле җәмгыять гражданнары ия булырга тиешле төп хокукларны яклауга юнәлдерелгән. Аларның иң мөһиме  - сәяси һәм социаль-икътисадый гарантияләр”, - диде Татьяна Москалькова. Аның сүзләренә караганда, агымдагы елның сентябрендә үткәрелгән социологик сораштырулар җәмгыятьтә сүз ирегенә, вөҗдан ирегенә һәм сайлау һәм сайлану хокукына ихтыяҗ зур булуын күрсәткән. Социаль-икътисадый юнәлештәге хокукларның да югары күрсәткече – торакка хокук (сораштырылганнарның 44%), хосусый милектә җиргә хокук (28%) һәм уңайлы әйләнә-тирә мохиткә хокук (20%). Омбудсмен сүзләренә караганда, Вәкаләтле вәкилгә мөрәҗәгатьләрне анализлау аларның үзенчәлеген хәзерге заман нигезендә күрсәткән. “Практикада, ихтыяҗ булуга карамастан, бездә  махсус хәрби операциягә (әсир төшкән хәрбиләрнең һәм законсыз тотылучы гражданнар хокукларын яклауга, югалган туганнарын эзләүгә) кагылышлы социаль хокуклар буенча, шулай ук  хәрби бәрелешләр зонасыннан гражданнарны чыгаруга һәм өлешчә мобилизациягә кагылышлы  мөрәҗәгатьләр саны кимеде”, - дип ассызыклады Татьяна Москалькова.

Ул билгеләп үткәнчә, Вәкаләтле вәкил докладында Россиянең яңа территорияләрендә хокук саклау механизмнарын формалаштыру процессы, аларның дәүләт хокук саклау системасына интеграциясе чагылыш табачак. Федераль хокук яклаучы фикеренчә, гражданнарның торакка хокукы актуаль булып кала. Бүген 2 миллионнан артык гаилә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ. Бу мәсьәләдә ятим балалар аерым категория булып тора - 200 меңнән артык кеше торак белән тәэмин ителмәгән. Омбудсмен Иркутск өлкәсенең ятим балаларга торак сертификатлары бирү инициативасын мисал итеп китерде, нәтиҗәдә чиратта торучылар саны сизелерлек кимегән. Уңайлы мохиткә хокукларны яклауга килгәндә, Татьяна Москалькова урман һәм су фондын, җир асты байлыкларын һәм һава киңлеген саклауга һәм арттыруга игътибар итте. “Мисал өчен, без еллар дәвамында ачык күмер күчерү проблемасы белән эшлибез. Без докладта  махсус саркофагларга ташу, аларны дымландыру кирәклеге турында тезисны  беркетергә тиеш. Ул вакытта зыянлы тузан кимегәч, кешеләрнең авыру куркынычы кими”, -  диде омбудсмен.

 “Бүген без кеше хокуклары гарантияләрен киметмәү генә түгел, ә аларны торгызу һәм киңәйтү өчен резервлар булсын өчен җаваплы", - дип нәтиҗә ясады Татьяна Москалькова.

Вәкаләтле вәкил Аппаратының икътисадый һәм сәяси хокуклар идарәсе башлыгы Оксана Малащицкая билгеләп үткәнчә, әлеге фикер алышуның төп бурычы - Россия гражданнарының сәяси һәм социаль-икътисадый хокукларын үтәү белән вәзгыятьне системалы анализлау. Законнардагы үзгәрешләрне һәм аларның хокук саклау процессына йогынтысын төгәл күзәтергә кирәк. Эксперт фикеренчә, төрле хокук категорияләренең яклау дәрәҗәсен бәяләргә мөмкинлек бирүче вакытлы мониторинглар кирәк. Бүген шәхси мәгълүматларны, мәгълүмати куркынычсызлыкны, шулай ук сайлау һәм торак хокукларын саклауга аерым игътибар бирергә кирәк.

 РФ Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы Борис Эбзеев Европада кеше хокукларын яклауның ике стандартын, аерым алганда, әлеге институт  эшчәнлеген билгеләп, халыкара аспектка кагылды. “Илебез хокук саклау системасын формалаштыру – алга таба бер адым”, - дип ассызыклады эксперт.

Борис Эбзеев фикеренчә, 2020 елда РФ Конституциясенә төп төзәтмәләрне кабул итү аны  күптәннән милли-хокукый традицияләрне куллана торган “чыннан да Россиянеке”нә әйләндергән. Эксперт шулай ук хокукый агарту проблемаларына да кагылды һәм бу өлкәдә вәкаләтле вәкилләрнең уңай адымнарын билгеләп үтте.

Россия Фәннәр академиясенең Дәүләт һәм хокук институтының баш фәнни хезмәткәре, Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе Сергей Бабурин, сәяси һәм икътисадый хокукларның торышын анализлап, кеше хокукларын һәм ирекләрен тәэмин итү һәм гадәттән тыш  хәлләрдә һәм хәрби ситуацияләрдә дәүләт күргән чаралар арасында баланс сакларга тәкъдим итте.  Аның фикеренчә, исән калу һәм гражданлык җәмгыятен уңышлы формалаштыру шарты – хакимияткә ышанычны торгызу һәм аңа ярдәм итү механизмнарының төгәл эше. Бу фонда төбәкләрдә Кеше хокуклары буенча вәкилләрнең эшчәнлеге зур ярдәм булыр һәм кешеләрнең гаделлеккә ышанычын арттырыр, хакимият һәм җәмгыять мөнәсәбәтләрендә уңай нәтиҗә бирер иде.

Россия адвокатура һәм нотариат академиясе ректоры, РФ атказанган юристы Гасан Мирзоев докладта хәзерге юриспруденциянең иң мөһим проблемаларының берсе – адвокатура хокукларын яклауны исәпкә алырга тәкъдим итте. Эксперт сүзләренчә, бүген “адвокатның барлык сүзләре дә судка барып җитми”. Адвокатлар - хокук саклау эшчәнлегенең мөһим катнашучылары һәм үз вәкаләтләре кысаларында кыю эш итәргә тиеш.

Дискуссиядә шулай ук Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының торак сәясәте Департаменты директоры урынбасары Сергей Кравчук, О.Е. Кутафин исемендәге Мәскәү дәүләт юридик университетының конституциячел һәм муниципаль хокук кафедрасы профессоры Галина Садовникова, Эксперт советы әгъзасы, юридик фәннәр докторы, профессор Игорь Понкин катнашты. Экспертлар советы секциясе утырышы йомгаклары буенча карар проектында барлык тәкъдимнәр һәм фикерләр исәпкә алыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International