Вәкаләтле вәкил адресына Казанда яшәүче бер ханым чүп-чар чыгарган өчен түләүне яңадан исәпләүдә ярдәм итүен сорап мөрәҗәгать итте. Хатын-кыз күпфатирлы йортта яшәвенә карамастан, аңа түләү индивидуаль торак йортларга карата кулланыла торган тарифлар буенча исәпләнгән. Элегрәк ул «ПЖКХ» регоператорына яңадан исәпләү үтенече белән мөрәҗәгать иткән, ә бу үтенечләр игътибарсыз калгач, прокуратурага һәм Татарстан Республикасы омбудсменына мөрәҗәгать иткән.