Өлкән яшьтәге гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «кайнар элемтә»

2022 елның 5 октябре, чәршәмбе

Кайнар элемтә кешеләргә реаль вакыт режимында күптән борчыган проблемаларга һәм сорауларга аңлатмалар алырга мөмкинлек бирә. Чөнки кайчагында конкрет тема буенча консультация алу җитә, әмма моның өчен һәрвакытта да ведомствога барып җитү мөмкинлеге юк, бигрәк тә сүз өлкән яшьтәге кешеләр турында бара икән.

Өлкән яшьтәге гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «кайнар элемтә»гә 50 шалтырату килгән. Аның төп максаты - өлкәннәр проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, аларга ярдәм күрсәтү. Олы буын безнең аерым хөрмәтебезгә һәм рәхмәтебезгә лаек. Аларның хезмәт һәм сугышчан казанышлары, ил, республика, шәһәр, безнең һәркайсыбыз өчен башкарган эшләре өчен без өлкән буын кешеләре алдында гомергә бурычлы, шуңа күрә ветераннар көндәлек кайгыртучанлык һәм игътибар белән уратып алынсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тиешбез.

«Кайнар элемтә» гә килгән сораулар пенсияләрне индексацияләүгә, тернәкләндерү чаралары, шифаханә-курорт юлламалары, протезлар, дару чаралары белән тәэмин итүгә кагылды, эшләүче пенсионерлардан тиешле социаль ташламалар буенча мөрәҗәгатьләр булды. Халык район хастаханәләрендә табибларның, әйтик, кардиологларның җитмәвенә зарланды. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән өлкәннәрне техник тернәкләндерү чаралары, гигиена һәм кайгырту чаралары белән тәэмин итү сораулары да күп булды. Мөрәҗәгатьләрне без, ТР Дәүләт Советы депутатлары һәм министрлыклар һәм ведомстволардагы коллегаларыбыз үз өстебезгә алдык.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International