Вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчеләре һәм коммерциячел булмаган оешмалар өчен өйрәтү семинары

2022 елның 24 августы, чәршәмбе

Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил иҗтимагый оешмалар белән нәтиҗәле эшләүгә зур игътибар бирә. Бу халыкны хокукый агартуга, республика халкына түләүсез хокукый ярдәм күрсәтүгә, кеше һәм гражданның хокукларын, ирекләрен һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү буенча вәзгыятьне даими мониторинглауга да кагыла.

ТР омбудсмены иҗтимагый оешмалар белән 50дән артык килешү төзеде. Уртак социаль проектларның тарихы зур. Кайбер оешмалар белән эш Вәкаләтле вәкилнең вазифаи бурычларын үтәүнең бөтен чоры дәвамында -10 елдан артык башкарыла. Кем беләндер нибары бер-ике ел эшлибез, әмма уртак практика 3-4 проектны үз эченә ала.

«Берләшмә» форумы кысаларында Вәкаләтле вәкил Аппараты тарафыннан җәмәгатьчелек ярдәмчеләре һәм коммерциячел булмаган оешмалар вәкилләре өчен семинар оештырылды, ул республика халкының хокукларын яклау буенча эшкә өйрәтүгә юнәлдерелгән.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International