«Социаль координатор»проекты буенча эшлекле киңәшмә

2022 елның 17 августы, чәршәмбе

«Социаль координатор» проекты авыр тормыш хәленә эләккән кешеләргә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән. Бүген Вәкаләтле вәкил Аппаратында җаваплы министрлыклар, ведомстволар һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашында «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКБО, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм «Дөрес юнәлеш» медицина ярдәмен эзләү хәйрия хезмәте» коммерцияле булмаган автоном оешмасы арасында хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру буенча киңәшмә уздырылды.

Хәзерге вакытта республикада республиканың теләсә кайсы кешесе, «Дөрес юнәлеш» медицина ярдәмен эзләү хәйрия хезмәте кайнар линиясенә «сәламәтлек саклау», «дару чаралары белән тәэмин итү», «мәшгульлек»юнәлешләре буенча социаль ярдәм күрсәтү өчен 8 800 303 303 0 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала торган механизм гамәлгә ашырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International