Педагог һөнәре кешедән зур белем генә түгел, рухи көч тә таләп итә, әмма авырлыкларга һәм кыенлыкларга карамастан, кешеләрнең бу тормышта үзләре өчен укытучы хезмәтен сайлавы куандыра. Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе кысаларында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Яшел Үзән районының «В.В. Карпов исемендәге лицей» базасында яшь педагогларны «укытучы» һөнәренә багышлауны оештырды, анда Татарстан омбудсмены Сәрия Сабурская катнашты. Чара укытучының социаль статусын һәм педагог һөнәренең абруен күтәрү, яшь һәм креатив педагогның һөнәри үсешен тәэмин итү максатыннан оештырыла.