Атна саен Вәкаләтле вәкилгә шәхси кабул итүгә якынча 10 кеше языла, кайвакыт күбрәк. Бүген Вәкаләтле вәкил чираттагы кабул итү уздырды. Казан, Түбән Кама һәм Саба районнарыннан 7 кеше ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.
Мөштәри урамында яшәүче хатын күпфатирлы йортта хостелның законсыз эшләве турында сөйләде. Йортта яшәүчеләрне шау-шу, торакта яшәүчеләрдән калган чүп-чар, чит исләр борчый. Моннан тыш, хостел ясалган фатир законсыз планлаштырылган, бу йортның җимерелүенә һәм кеше корбаннарына китерергә мөмкин. Шикаять эшкә алынды.
Бюрократизм белән паспорт өстәлендә очрашкан чит ил гражданы озак вакытлар документларны торгыза алмыйм, дип зарланды һәм язмача мөрәҗәгать калдырды.
Казанда яшәүче әби торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларын хәл итүдә ярдәм итүне сорады. Ул торак-коммуналь хезмәтләр өчен ай саен түләвен хәбәр итте, ләкин түләүдә даими рәвештә «бурыч» баганасында, яңа суммалар барлыкка килә, ул моны ачыклауда булышуны сорады. Әлеге мөрәҗәгать буенча тикшерү билгеләнде.