Мониторинг һәм хезмәткәрләрнең урынга чыгып тикшерүе барышында Яшел Үзән районы башкарма комитетының җаваплы башкаручылары “Гариза хәл ителде” дигән статусын нигезсез бирүе ачыкланды. Республикада яшәүчеләрдә килеп туган мәсьәләләрне хәл итүгә мондый якын килү мөмкин түгел. Шул сәбәпле, гражданнарның уңайлы һәм имин яшәү шартларын тәэмин итү максатыннан, Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе адресына әлеге мөрәҗәгатьне уңай хәл итү буенча чаралар үткәрү кирәклеге турында хат җибәрелде. Нәтиҗәдә чаралар күрелде.