Бүген Россия Социаль иминият фондының Татарстандагы җитәкчесе Ф.Р. Закиров, Медицина-суд экспертизасы баш бюросы җитәкчесе Р.Х. Низамов, Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле Л.Ю. Хөсәенова белән берлектә Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская 9 гражданны кабул итте. Гомумән алганда, гражданнар күтәргән мәсьәләләр түбәндәгеләр: билгеләнгән төркем инвалидлык белән килешмәү; техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү срокларын һәм аларның сыйфатын бозу; санатор-курорт путевкасы белән тәэмин итү; дарулар белән тәэмин итү.