Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Россиянең юридик клиникалары форумында катнашты. Ул В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының юридик клиникасы оешуга 20 ел тулуга багышланган иде. Вәкаләтле вәкил Аппаратында да хокукый агарту һәм бушлай юридик хезмәт күрсәтү буенча уңышлы эшләүче проектлар бар, болар - хокукый белемнәр мәктәбе, гражданнарның хезмәткә хокукларын саклау мәсьәләләре буенча җитәкчеләр һәм оешма-предприятиеләрнең кадрлар бүлеге хезмәткәрләре өчен өйрәтүче семинар-киңәшмәләр.