Хәрби хезмәткә чакырылучылар өчен “Хокукый белемнәр мәктәбе”

2021 елның 14 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская белән Татарстан Республикасы Хәрби комиссары Сергей Погодин Алексеевский муниципаль районында  хәрби хезмәткә чакырылучылар белән очрашты.

 Генерал-майор Сергей Николаевич Погодин  егетләрне  гаскәрләрнең төрләре,  яңа кораллар, алда торган бурычлар белән таныштырды.

 Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская  үз чыгышында  ныклап медицина тикшеренүе үтү, хәрби хезмәттән кичектерелү хокукына ия булучылар турында сөйләде.
 Дискуссиядә катнашучылар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга җавап алды. Егетләр  армиягә чакыру һәм хезмәт итү үзенчәлекләре, хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокуклары һәм бурычлары, омбудсманнарның  хәрби хезмәткәрләрнең хокукларын яклаудагы катнашы турында белде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International