Вәкаләтле вәкил Арча районы Советы утырышында катнашты

2021 елның 13 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил әле 2011 елда ук беренчеләрдән булып Татарстан Республикасында җәмәгатьчелек ярдәмчеләре институтын булдырды. Ул вакытта, 10 ел элек, аларның беренче составы расланды. Алар арасында Арча муниципаль районыннан Ринат Әлифхан улы Һидиятов та бар иде. Ул 2021 елның октябренә кадәр шул эштә булды. Лаеклы ялга китүе сәбәпле үзенә алмаш табуны сорады.

  Аның Татарстан Республикасында кеше һәм граждан  хокукларын һәм ирекләрен саклау эшенә  куйган искиткеч хезмәтен һәм тырышлыгын  бәяләү, хөрмәтләү һәм рәхмәт хисләрен белдерү өчен, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская  бүген Арча районында булды.

 Арча районының Иҗтимагый советы рәисе, һәм Вәкаләтле вәкилнең Арча районындагы җәмәгатьчелек ярдәмчесе итеп Надия Равил кызы Мифтахетдинова  расланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International