Төзәтү колонияләрендә “Хокукый ярдәм көне”

2021 елның 13 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасындагы идарәсе җитәкчесе, Татарстан Республикасы Прокуратурасы вәкилләре, 16 нчы медицина часте җитәкчесе белән бергәләп,   3 нче һәм 10 нчы төзәтү колонияләрендә җәза үтәүче хөкем ителгән кешеләр өчен “Хокукый ярдәм көне” үткәрде.

 Кабул итү вакытында  тоткыннар, нигездә,   азат ителгәннән соң ятим бала яки ата-анасы тәрбиясеннән калган балалар буларак, найм килешүе буенча махсус торак фондыннан торак бирү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итте. Шулай ук төзәтү учреждениесендә эшкә урнаштыру, медицина ярдәме күрсәтү, азат ителгәч эшкә урнашу мәсьәләләре күтәрелде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International