Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Түбән Кама муниципаль районындагы җәмәгатьчелек ярдәмчесе Вәкаләтле вәкил кушуы буенча ГЛОНАСС+112 системасы аша мөрәҗәгать иткән кешеләрнең хәбәрләрендәге фактларны тикшерде.
Кайбер мөрәҗәгатьләр буенча фактлар расланмады, ә калганнары буенча җәмәгатьчелек ярдәмчесе мөрәҗәгать итүчеләрнең өйләренә барып, хәлне ачыклады.
Мөрәҗәгатьләрнең берсендә беренче төркем инвалид суд карарының үтәлмәвенә зарланды. Хәлне ачыклау вакытында документларда хата киткәнлеге беленде. Җәмәгатьчелек ярдәмчесе суд приставлары хезмәте начальнигына мөрәҗәгать итте.
Суд приставы-башкаручысы бурычлының документтагы хаталарын төзәтеп, пенсиясеннән акчасын тотып калу турында Россия Пенсия фондының Татарстан идарәсенә карар җибәрде.