Сәрия Сабурская: “Кешеләрнең торак белән тәэмин итүгә булган хокукларын тормышка ашыру белән бәйле мәсьәләләр - көнүзәк”

2013 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская ТР Дәүләт Советы утырышында “Татарстан Республикасында кеше һәм гражданның хокукларын һәм ирекләрен яклау турында” доклад белән чыкты. Ул үзенең чыгышында кешеләрнең торак белән тәэмин итүгә булган хокукларын тормышка ашыру белән бәйле мәсьәләләрнең көнүзәк булуын билгеләп үтте.

Республика муниципаль районнары башкарма комитетларыннан алынган мәгълүматка караганда, социаль найм килешүләре буенча бирелә торган торакка мохтаҗлар чиратында торучылар саны 2013 елның 1 гыйнварена 51353 кешене тәшкил иткән. Моннан тыш, авария хәлендәге торакларда яшәүче гражданнарны башка урынга күчерү белән бәйле җитди проблемалар да бар.

2012 ел дәвамында Сәрия Сабурская шулай ук социаль ипотека программасы буенча торак алып, проблемаларга юлыккан гражданнарның эшләре белән дә шөгыльләнгән. “Ипотека килешүе шартларын үтәмәгән һәм торакларын бушатырга мәҗбүр булган гражданнар саны арта бара. 2011 елда судлар банклар һәм башка кредит оешмалары тарафыннан бирелгән, гражданнарны ипотека килешүе залогка салынган йортлардан һәм фатирлардан чыгару турында 33 искны канәгатьләндерсә, быел инде аларның саны 62гә җитте”, - диде ул. Һәм мондый кешеләрнең бу бердәнбер торагы булса, Федераль закон нигезендә аларның маневр фондындагы торак белән тәэмин ителергә тиешлеген искәртте,

“Ә чынбарлыкта ипотека нигезендә алынган торактан коры калган калган гражданнар үз проблемасын үзе хәл итәргә тиеш була. Мәсәлән, Казан шәһәре, Апас, Арча муниципаль районнары гражданнарның мөрәҗәгатьләренә каршы маневр фондының булмавы турында хәбәр юллаган”, - диде ул.

Торакка булган хокук белән бәйле булган вәзгыятьне бәяләп, вәкил торак-коммуналь хезмәт күрсәтү проблемаларына тукталды. Ул бу проблемаларның бигрәк тә узган елда, җылылык өчен түләү системасы үзгәрүгә, тарифлар үсүгә бәйле рәвештә, тагын да кискенләшүен билгеләп үтте.

Проблеманың актуальлеген исәпкә алып, 2012 елның декабрь аенда торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләр күрсәтү мәсьәләләре буенча “кайнар элемтә” уздырылган. Ике көн эчендэ 220 кеше мөрәҗәгать иткән, алардан 336 сорау кергән. Кешеләрне бигрәк тә гомумйорт ихтыяҗлары өчен каралган тарифлар, күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау һәм агымдагы ремонт, башкарылган эшләрнең сыйфатына кагылышлы мәсьәләләр борчый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International