“Өченче буын” университеты студентлары өчен яңа уку елын ачу бүген онлайн форматта башкарылды.
Татарстан Республикасы Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы “Хокукый белемнәр мәктәбе”нең беренче лекциясе республикабыз гражданнарының ирекләрен һәм хокукларын яклауга багышланды, Сәрия Сабурская тыңлаучыларны дәүләт хокук яклау институты эшчәнлеге, үз адресына килгән шикаятьләр белән таныштырды.