Миграция мөнәсәбәтләре өлкәсендә гражданның бозылган хокукларын торгызуга булышлык итү чаралары күрелде

2020 елның 4 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил миграция мөнәсәбәтләре өлкәсендә гражданның бозылган хокукларын торгызуга булышлык итү чараларын күрде. Казанның Вахитов районы суды Нурлатта яшәүченең Татарстан Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре буенча идарәсенә булган административ дәгъва гаризасын канәгатьләндерде. Әлеге орган  аны Россия Федерациясе гражданы итеп танымаган, элегрәк аңа бирелгән Россия Федерациясе гражданы паспортын нигезсез бирелгән дип санаган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International