Вәкаләтле вәкил сайлаучылардан килгән шикаятьләр буенча тикшерү үткәрде. Татарстан омбудсманы 5 сайлау участогы урнашкан Яңа Савин районының 155 нче мәктәбендә булды. Барлык участоклар кирәкле саклану чаралары белән тиешенчә тәэмин ителсә дә, кызганычка каршы, шәхси саклану чаралары пакетларга салынмаган иде. Бу җитешсезлек бетерелде, Яңа Савин районы территориаль сайлау комиссиясе рәисенә комиссияләр әгъзалары өчен өстәмә инструктаж уздырырга кушылды.