Вәкаләтле вәкил Аппараты республика территориясендә урнашкан медицина учреждениеләре эшенә шикаять белдергән, “Сырхауханәләр һәм хастаханәләр” төре буенча килгән мөрәҗәгатьләрне күзәтү буенча үткәрелә торган эшкә анализ ясый. Моннан тыш, гражданнарның сәламәтлек саклауга һәм медицина ярдәменә хокукларын яклау максатыннан, социаль челтәрләрдә медицина учреждениеләре эшенә кулланучылардан килгән бәяләмәләрне күзәтү үткәрелә.
Узган атнага нәтиҗә ясап шуны әйтергә була, 2020 елның 20 июненнән 26 июненә кадәр 99 мөрәҗәгать килде, шуларның 54 е буенча тиешле чаралар күрелде инде.