Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил сайлау участокларында инвалидлар өчен уңайлыклар булмау турындагы мәгълүматны тикшерде

25 июнь 2020 ел., пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская  “16 нчы татар-инглиз гимназиясе”  мәгариф учреждениесендә һәм “150 нче рус-татар  урта гомуми белем бирү мәктәбе” мәгариф учреждениесендә  урнашкан  сайлау участокларында  инвалидлар һәм башка аз хәрәкәтләнә торган төркемнәр өчен  уңайлыклар булмау турындагы мәгълүматны тикшерде. Дөрестән дә, участоклар мәктәпләрнең икенче катында урнашкан. Монда шунысын да әйтергә кирәк, комиссияләр әгъзалары  уңайлы тирәлеккә мохтаҗ гражданнарны исемләп беләләр. Гражданнар гаризалары буенча  сайлау комиссиясе әгъзалары  аларның һәркайсының өенә бара. Мәктәпләр җитәкчелегенә сайлау участокларын  беренче катка  күчерү мөмкинлеген карарга тәкъдим ителде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International