КДМУ студентлары өчен “Кеше хокуклары” курсы лекцияләре

2020 елның 26 мае, сишәмбе

Казан дәүләт  медицина университеты студентлары өчен лекцияләр циклы дәвам итә. Бүген  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратының “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасыннан кулланучылар  белән эшләү бүлеге начальнигы   студентларга   “Халык контроле” системасының “Сырхауханәләр һәм хастаханәләр”, “Экология” төрләре буенча килгән мөрәҗәгатьләрне карау турында дистанцион режимда  лекцияләр укыды. 

   Лекцияләрдә  системада эшләүчеләр көн саен  очраша торган мәсьәләләр яктыртылды. Кеше сәламәтлеген саклау һәм медицина ярдәме күрсәтүгә гражданнар хокукларын яклау максатыннан үткәрелә торган күчмә эш киңәшмәләре, сәламәтлек саклау учреждениеләрендә ачыкланган  проблемалы мәсьәләләрне вакытында хәл итү юллары турында сөйләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International