Аппарат хезмәткәре Татарстан Республикасы Иҗтимагый күзәтү рәисе белән берлектә гражданнарны шәхси мәсьәләләре буенча кабул итте

2019 елның 19 ноябре, сишәмбе

Бүген, 19 ноябрьдә,  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында  Аппарат хезмәткәре Татарстан Республикасы Иҗтимагый күзәтү комиссиясе рәисе  Азат Гайнетдинов һәм аның ярдәмчесе белән берлектә  гражданнарны кабул итте.

 Шәхси кабул итү барышында гражданнар  төзәтү учреждениеләрендә  җәза үтүче туганнары мәнфәгатьләрен яклап мөрәҗәгать итте. Әйтик, гражданнар үтәп бетерелмәгән җәза өлешен җиңелрәк җәза төренә алыштыруны, эшкә урнаштыруны сорап, төзәтү учреждениеләрендәге шартлар буенча мөрәҗәгать итте.

 Бүген барлыгы 9 граждан  мөрәҗәгать итте, барлык куелган сорауларга да тиешле хокукый аңлатмалар бирелде, кайбер мөрәҗәгатьләр буенча Татарстан Республикасы Иҗтимагый күзәтү комиссиясе рәисе Азат Гайнетдинов  урыннарда җәза үтәүчеләр белән очрашып сөйләшәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International