Россия Җәзаларны үтәтү хезмәтенең Татарстандагы идарәсенең 10 нчы төзәтү колониясендә тотылучы хөкем ителгән С. мөрәҗәгате буенча Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре махсуслашкан прокуратура вәкиле белән бергә урынга барып тикшерү үткәрде. Алар мөрәҗәгать итүче белән очрашты, кирәкле документларны өйрәнде. Хөкем ителгәннәрне шәхси кабул итү үткәрелде, аның кысаларында 6 тоткын кабул ителде. Аерым алганда аларны булган суд карарлары белән килешмәү мәсьәләләре кызыксындыра.