2019 елның 11 октябрендә Вәкаләтле вәкилнең Түбән Кама районындагы җәмәгатьчелек ярдәмчесе Тамара Трошина Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсенең 4 нче төзәтү колониясендә булды.
2019 елның 10 октябренә 4 нче төзәтү колониясендә тотылучыларның саны 860. Бүген төзәтү учреждениесендә төп юнәлешләр - металл эшкәртү, агач эшкәртү, сәнгатьле кою, эчке система өчен коры бәрәңге, кондитер әйберләре җитештерү. Гомуми режимдагы учреждение беренче тапкыр хөкем ителгәннәрне тотуга мөмкинлек бирүче 1430 урынга исәпләнгән.