Аксубай районында яшәүчеләргә хокукый ярдәм күрсәтү

2019 елның 20 сентябре, җомга

  Россия юристлар берлегенең Татарстан төбәк бүлеге әгъзалары һәм составына Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре кергән мобиль мәгълүмат-консультатив төркем бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча Аксубай районында халыкны кабул итү үткәрде.

   Татарстан Республикасында Кеше хокауклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәренә  районда яшәүчеләр каты көнкүреш калдыкларын чыгару, мирас алу, саклау зоналарында чикләүләр һәм башка мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итте.

  Районда яшәүчеләр барлык мөрәҗәгатьләренә  квалификацияле белгечләрдән  җаваплар алды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International