Кадерле татарстанлылар! Котлыйм Сезне илнең төп бәйрәме – Россия көне белән! Россия көне ирек һәм демократия кыйммәтләре, кеше һәм граждан хокуклары өстенлеге белән турыдан-туры бәйләнгән. Россиянең көче – аның гражданнарында, аларның заманча җәмгыять, нәтиҗәле дәүләт төзергә омтылуында, тарихи традицияләрне һәм мәдәни күптөрлелекне саклавында. Бүген безнең һәрберебездән, хезмәтебездән, инициативаларыбыздан һәм гражданлык җаваплылыгыннан республикабызның, илебезнең бүгенгесе һәм киләчәге тора. Уртак тырышлык белән генә без югары нәтиҗәләргә ирешә алабыз. Чын күңелдән сезгә яңа хезмәт уңышлары, куелган максатларыгызга ирешүегезне, нык сәламәтлек, гаилә бәхете телим.