Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе 2 нче төзәтү колониясенә барып тикшерү үткәрелде

5 июнь 2019 ел., чәршәмбе

Бүген, 5 июньдә, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсенең 2 нче төзәтү колониясенә барып тикшерү үткәрде. Вәкаләтле вәкилгә 2 нче төзәтү колониясендә җәза үтәгәндә эш хакы алмавы һәм төзәтү учреждениесе хезмәткәрләренең хокукый булмаган гамәлләр кылуы турында тоткын М. мөрәҗәгать иткән иде.

  Тикшерү барышында шул ачыкланды, әлеге граждан Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе 2 нче төзәтү колониясендә җәза үтәгәндә рәсми төстә тиешле хезмәт хакы белән киң профильле станокчы эшенә урнаштырылган булган.

 Шулай итеп, тоткын М.ның  Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсенең 2 нче төзәтү колониясендә  җәза үтәгәндә хезмәт хакы түләнми дигән дәлилләре, тикшерү барышында расланмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International