"Нефтьче" спорт-сәламәтләндерү комплексында хезмәткәрнең хезмәт хокуклары бозылуга кагылышлы киңәшмә

27 февраль 2019 ел., чәршәмбе

   Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Бөгелмә районы Карабаш бистәсендә "Нефтьче" спорт-сәламәтләндерү комплексында учреждение хезмәткәренең хезмәт хокукларын бозуга багышланган киңәшмә уздырды.  Анда учреждениедә эшне оештыру белән бәйле документлар һәм учреждение хезмәткәрләренең хезмәт эшчәнлеген көйләүче документлар өйрәнелде. Хезмәткәрләрнең эшен начар оештыруга кагылышлы фактларның  кайберләре расланды. Әйтик, учреждение җитәкчелеге кушылган эшләрне үтәүне контрольдә тотмый, хезмәткәрләрнең эше һәрвакытта та планлаштырылмый. Моннан тыш, учреждение җитәкчелегенә хезмәткәрләрнең тәртибен һәм этикасын, хезмәт бәхәсләрен көйләүче берничә норматив документ эшләргә тәкъдим ителде. 
    Киңәшмә нәтиҗәләре буенча Вәкаләтле вәкил учреждение җитәкчелеге адресына  хезмәт законнарын бозуны бетерүне тәкъдим иткән  заключение җибәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International