Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында чыгыш ясады

2019 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе

Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә республикада  күбрәк “аерылгысыз булып танылган” кеше хокукларын саклау мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итәләр. Сүз хезмәт, торакка, сәламәтлек саклауга һәм медицина ярдәменә, белемгә хокукларны бозу турында сүз бара.

    Узган ел татарстанлылар  пенсия яшен күтәрү буенча да  мөрәҗәгать иттеләр. Омбудсман сүзләренә караганда, республикада яшәүчеләрнең  борчулары игътибарсыз калмаган.”Пенсия алды яшендәгеләрне кабаттан өйрәтү буенча  максатчан эш оештырылды, халык белән консультацияләр алып барылды, - диде ул, - шуның белән бергә дәүләт органнарының эше кабаттан өйрәтү һәм мәгълүмат бирүгә генә кайтып калмыйча, эш бирүчеләргә кисәтү чаралары системасын куллануга да юнәлтелергә тиеш”.  

   Узган ел белем алуга хокукларны яклау буенча да  мөрәҗәгатьләр саны арткан. Сәрия Сабурская белдерүенчә, әлегә унынчы сыйныфка укучыларны кабул иткәндә нигезсез баш тартулар проблемасын системалы рәвештә хәл итү мөмкин булмаган. “Балалар һәм аларның ата-аналары гариза биргәндә  буш урыннар бармы-юкмы икәнен күрә алсын өчен гаризалар кабул итүнең ачыклыгын  тәэмин итүче механизм кирәк. Шунсыз дөреслеккә, мәктәп директорлары  өстеннән шикаятьләр язып безгә дә мөрәҗәгать иткән  иң принципиаль кешеләр генә ирешәчәк”, - дип саный ул. 

   Омбудсман фикеренчә, мәктәпләргә педагоглар, ата-аналар, укучылар һәм мәгариф мөнәсәбәтләрендә катнашучы  башкалар арасында шәхесара низагларны хәл итү өчен  медиатив практикалар кертергә кирәк. Республиканың  фән һәм мәгариф министрлыгы  мәгълүматларына караганда узган ел мәктәп медиациясе хезмәте  мәгариф учреждениеләренең өчтән берендә генә оештырылган. Ләкин бүген аларга ихтыяҗ зур.  

  “Барлык дәүләт хакимияте органнарының бурычы – Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил күтәрә торган мәсьәләләргә оператив төстә җавап бирү, - дип ассызыклады Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин фикер алышуларны төгәлләп, - бу һәркем конкрет җавап бирә торган уртак эш”. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International