Торак законнарындагы соңгы үзгәрешләр белән Өченче буын университеты тыңлаучыларын “Татарстан Республикасы коммуналь- торак хуҗалыгы өлкәсендә җәмәгатьчелек контроле төбәк үзәге” башкарма директоры Дмитрий Романов таныштырды.
90 нан артык тыңлаучы җыелган дәрестә торак законнарындагы үзгәрешләр, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү документлары, җәмәгатьчелек контролен үстерү һәм башка күп кенә мәсьәләләр буенча сөйләштеләр.