Шикаять буенча тикшерү үткәрелде

2018 елның 7 декабре, җомга

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре  Россия Җәзаларны үтәтү хезмәтенең Татарстандагы идарәсе, Казан шәһәренең Мәскәү районы прокуратурасы, Татарстан Республикасы коммерциячел булмаган оешма вәкилләре белән берлектә  Россия Җәзаларны үтәтү хезмәтенең Татарстандагы идарәсе 1 нче  төзәтү үзәге федераль казна учреждениесендә  тоту шартлары турында Б. шикаяте буенча тикшерү үткәрде.

   Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе 1 нче төзәтү үзәге федераль казна учреждениесе тулай торакларында  кайнар сулы душ һәм юынгычлар булмауга кагылышлы  сүзләргә килгәндә, шул ачыкланды:  тулай торакларда  душ һәм юынгычлар булган аерым биналар бар, аларда кайнар су  бойлерлары куелган. Монда шулай ук  кер юу машиналары куелган мунча-кер юу комплексы бар.

  Элек Б. яшәгән тулай торакны тикшергәндә шул ачыкланды, хәзерге вакытта кайнар су бар, канализация төзек.

  Тулай торак биналарында  электр розеткалары булмауга килгәндә, бу тулай торак бинасының конструктив үзенчәлекләре белән аңлатыла. Шул ук вакытта электр розеткалары азык кабул итү, кер киптерү, көнкүреш бүлмәләрендә, хөкем ителгәннәргә керү рөхсәт ителгән тәрбия эше бүлмәсендә бар.

  Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең  1 нче төзәтү үзәге федераль казна учреждениесеннән хакимият рөхсәте белән чыгу рөхсәт ителә, хөкем ителүчегә шулай ук чыгу тәртибе аңлатыла, ул   РФ Җинаять кодексы положениеләре һәм җинаять-башкару системасы төзәтү үзәкләренең эчке тәртибе кагыйдәләрен истә тотып,  төзәтү үзәгенә үзвакытында әйләнеп кайтмаган өчен җаваплылык турында  кисәтелә, ул бу хакта хәбәрдар булуын белдереп имзасын куя. 

  Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең  1 нче төзәтү үзәге федераль казна учреждениесе  хезмәткәрләре тарафыннан  провокацияләр турында  тикшерү барышында  хөкем ителүче Б. белән әңгәмә үткәрелде, Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең 1 нче төзәтү үзәге федераль казна учреждениесе мондый фактларны расламады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International