Кеше хокуклары Декларациясенең 70 еллыгына багышланган “түгәрәк өстәл” утырышы

2018 елның 7 декабре, җомга

КФУның филиалы булган Яр Чаллы институтында  Кеше хокуклары Декларациясенең 70 еллыгына багышланган  “түгәрәк өстәл” утырышы узды. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Чаллы шәһәрендәге җәмәгатьчелек ярдәмчесе сыйфатындагы күпьеллык эш тәҗрибәсе турында  Эльвира Мифтахова чыгыш ясады, ул катнашучыларга  гражданнар мөрәҗәгатьләрендә еш очрый торган  сораулар, үткәрелә торган тикшерүләр, ГЛОНАСС системасыннан килә торган мөрәҗәгатьләргә оператив җавап бирү турында сөйләде. 

   Түбән Кама һәм Түбән Кама районы халкы белән эшләү практикасы турында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчлек ярдәмчесе булган Тамара Трошина сөйләде, ул 8 ел эшләү дәверендә 800 кешедән мөрәҗәгать кабул иткән. Җәмәгатьчелек ярдәмчесе  районда дәүләт хакимияте органнары белән бергә гражданнарны күп санлы кабул итүләр, гражданнарның хокукый культурасын һә хокукый аңын күтәрүгә юнәлтелгән агарту эше турында сөйләде. “Бергәләп эшләү генә уңай нәтиҗәләр бирә”, - дип ассызыклады  Тамара Владимировна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International