«16 нчы шәһәр клиник хастаханәсе»ндә күчмә утырыш узды

2018 елның 3 апреле, сишәмбе

Агымдагы елның 3 апрелендә “16 нчы шәһәр клиник хастаханәсе”ндә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет, “16 нчы шәһәр клиник хастаханәсе” баш табибы катнашында күчмә утырыш узды. Анда “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасының “Сырхауханәләр һәм хастаханәләр” төре буенча басылган шикаятьләрне карау, шулай ук “16 нчы шәһәр клиник хастаханәсе” эшенә социаль челтәрләрдә  «ПроДокторов» (ProDoctorov.ru) сайтында кулланучылардан килгән шикаятьләрне карау мәсьәләсе тикшерелде.

Киңәшмә барышында  гражданнарның табибларның эшләренә салкын каравы, медицина учреждениесе хезмәткәрләренең тупаслыгы, инвалидлар өчен парковка урыннары булмау, “16 нчы шәһәр клиник хастаханәсе”ндә ремонт булмау, табибның кабул итү вакытына кагылышлы шикаятьләре тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International