Актаныш районы Башкорстан Республикасының Чишмә районы Алкино-2 бистәсендә урнашкан 63944 нче хәрби часть белән ныклы хезмәттәшлек итүен дәвам итә. Бүгенге көндә 12 нче аерым гвардия, Кенигсберг-Город, Кызыл байраклы инженер-сапер бригадасында Актаныш районыннан 16 солдат хезмәт итә.
Актаныш муниципаль районы делегациясе үзләре шефлык итә торган 63944 нче хәрби частьтә булып, егетләр өчен “Татар халык ашлары көне” оештырды. Егетләрне татар халык ашлары белән сыйладылар, тоту һәм туклануга кагылышлы шикаятьләр булмады.