ЯҢАЛЫКЛАР


21
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

 Граждан  имгәнүне булдырмас өчен “Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсе” биналарының берсе янында үсүче чыршының аскы ботакларын кисүне сорап мөрәҗәгать итте. Мөрәҗәгать уңай хәл ителде, фотохисап урнаштырылды.


18
сентябрь, 2020 ел
җомга

 Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының Вахитов һәм Идел буе районнары хакимиятендә башкарма комитет вәкилләре катнашында  “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына  гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләрне үтәү буенча күчмә эш киңәшмәсе үткәрде.

 Аерым игътибар  мөрәҗәгатьләрнең контроль срокларын үтәүгә һәм үтәү сыйфатына, шулай ук “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасында статуслар бирүнең нигезләнгән булуына бирелде.

 Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Гөлия Гомәр кызы Балафендиева атна саен миграция мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итә.

 


17
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Дәүләт Советы Президиумы утырышында Татарстан Республикасы Президенты вазифасына тантаналы рәвештә  керешү һәм алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының унөченче һәм ундүртенче утырышларын үткәрү белән бәйле мәсьәләләр каралды


15
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре  бер мөрәҗәгать буенча урынга чыгып тикшерү үткәрде. Тикшерү барышында торак бинасында чит ис булуы расланмады

Белем алуга хокукны саклау мәсьәләләре  омбудсманнар игътибар үзәгендә.

Түбән Кама  индустриаль техникумында  алда торган көзге чакырылышка чакырылырга тиешле яшь егетләр җыелган иде. Сәгать ярым эчендә егетләрне законнар, хәрби хезмәткә чакырылуны кичектерү шартлары, медицина комиссиясе үтү, чакырылыш комиссиясе үтү тәртибе белән таныштыру булды.


14
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Планлаштырылган мөрәҗәгатьләрне анализлау барышында Лаеш районында каты көнкүреш калдыкларын үәвакытында чыгаруны оештыру буенча мөрәҗәгатьләрне  карауның контроль срокларын бозу һәм аларны үтәү срокларын сузу фактлары ачыкланды


11
сентябрь, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә шәхси кабул итүе вакытында  хезмәт хокуклары бозылу турындагы шикаять белән   Алексеевский муниципаль районы төп гомуми белем бирү мәктәбе хезмәткәре мөрәҗәгать итте.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре  үз муниципаль районнарындагы һәм шәһәр  округларындагы сайлау участокларында булуны дәвам итәләр. Алар шәхси саклану һәм гигиена чаралары булу, санитар-эпидемиягә каршы иминлек таләпләрен үтәү, сайлау комиссиясе әгъзалары экипировкасы, “уңайлы тирәлек” оештыру  һәм сайлау  хокуклары принципларын саклауны тәэмин итү өчен кирәкле  сайлау участогы  эшен оештыруга һәм инфраструктурага башка таләпләрне тикшерә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International