Зәйдә хезмәтне саклау буенча координацион совет утырышы узды

2017 елның 10 августы, пәнҗешәмбе

Бүген  «ЗЗМК»  акционерлык җәмгыятендә Зәй муниципаль районы башкарма комитеты рәисе урынбасары Н.А. Нифатов катнашында  хезмәтне саклау буенча координацион совет утырышы узды.

Утырышта  җитештерүдә имгәнү, бәхетсезлек очраклары килеп чыгу, кабаттан бәхетсезлек очракларын булдырмау өчен күрелгән чаралар, җитештерүдә хезмәтне саклауның торышы, дәүләт инспекциясе эшенең төп аспектлары, Татарстан Республикасында  хезмәтне саклауның торышы һәм муниципаль берәмлекләрнең хезмәтне саклау буенча координацион советлары роле турында чыгышлар тыңланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International